Беренче хәбәрләр буенча, аны туган ягы Чүпрәле районында җирләячәкләр.
Танылган юрист, журналистларның якын дусты, адвокат Роберт Али улы Туктаров вафат. Роберт абый хастаханәгә барып җитә алмыйча вафат булган. Йөрәк өянәге дигән фаразлар бар.
Роберт Туктаров 1948 елның 25 ноябрендә Чүпрәле районы Түбән Чәке авылында туган. Казан дәүләт педагогия институтында укыганнан соң, укытучы булып эшли. 1971 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. 2004 елдан “Ватаным Татарстан” газетасында юрист вазыйфаларын башкарды. Бик күп журналистларның якын дусты булды. Бик күпләргә ярдәме тиде. Бик ярдәмчел, кешелекле кеше иде. Урыныгыз оҗмах түрләрендә булсын, Роберт ага!
Беренче хәбәрләр буенча, аны туган ягы Чүпрәле районында җирләячәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
1
0
бик яхшы кеше иде, күпләргә ярдәме тиде
0
0
1
0
Только сегодня узнала что он умер. Очень жаль. Был чудесный , добрый, умный человек!!! Буду молиться за него.
0
0