16+

Ике кеше үтерүдә гаепләнүче ир Татарстан Югары Суды карарын көтә

Җинаять Яр Чаллыда булган иде.

Җинаять Яр Чаллыда булган иде.

Бүген Татарстан Югары суды ике кешене үтерү эшен карый башлады. Гаепләнүчеләр эскәмиясендә - 49 яшьлек Ринат Зиннуров. Рәхимсез рәвештә үзе үтергән ир белән хатынның өендә хуҗалык эшләре буенча ярдәмче булып эшләгән. Тикшерү версиясе буенча, коточкыч җинаять узган елның июнь уртасында булган.

15 июнь кичендә ир-ат һәм 70 яшьлек хуҗабикә арасында бәхәс килеп чыга. Эшче хатынга ташланган, кыйнаган һәм 14 тапкыр пычак белән кадаган. Шуннан соң ул, чүкеч белән коралланып, җинаятьнең шаһиты булган шунда эшләгән хатын артыннан чапкан. Юлда хуҗаны күреп, ир-ат чүкеч һәм пычак белән аңа ташлана. Гаилә ярдәмчесе, хатын-кыз качып котыла алган. Шикләнелүче өйдәге булган акча һәм кыйммәтле әйберләрне урлап чыккан, хуҗаларның машинасына утырып качарга тырышкан. Әмма ерак китә алмаган, аны полиция хезмәткәрләре тоткан. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Атарга кирэк бу эдэмне

    Мөһим

    loading