16+

Татарстанның экологик хәле бер картада

Бүгеннән Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланып китте. Аның кысаларында республиканы кыш буе җыелган чүптән арындырачаклар. Узган елгы икеайлык нәтиҗәләре буенча республикада 1 217 законсыз чүплек теркәлгән, аларның гомуми мәйданы 556 мең квадрат метрны тәшкил иткән. Икеайлыкның бу елгы үзенчәлеге - хәзер республикада рөхсәтсез урнаштырылган чүплекләр "Татарстан республикасының экологик картасы" геомәгълүмати системасына...

Бүгеннән Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланып китте. Аның кысаларында республиканы кыш буе җыелган чүптән арындырачаклар.

Узган елгы икеайлык нәтиҗәләре буенча республикада 1 217 законсыз чүплек теркәлгән, аларның гомуми мәйданы 556 мең квадрат метрны тәшкил иткән.

Икеайлыкның бу елгы үзенчәлеге - хәзер республикада рөхсәтсез урнаштырылган чүплекләр "Татарстан республикасының экологик картасы" геомәгълүмати системасына урнаштырылачак. Әлеге картаны теләгән һәр кеше ecokarta.tatar.ru сайтына кереп күзәтеп бара ала. Картага күзәтчелек органнары тарафыннан ачыкланган чүплекләр генә түгел, ә халыктан 8 (843) 267-68-67 "кайнар линия" телефоны һәм "Халык контроле" порталы аша килеп ирешкән мөрәҗәгатьләр дә кертеләчәк. Әлеге мәгълүмати ресурс аша муниципаль берәмлекләр үзләрендә барлыкка килгән чүп өемнәрен күзәтәчәк һәм тиз арада аларны юк итү өстендә эшләячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading