16+

Татарстанны кризислар да һәм тышкы каршылыклар да туктата алмый

Чираттагы теледебатта тамашачы тарафыннан четерекле сорау яңгырады: «Англия Россия­нең Ерак Көнчыгыш төбәгеннән арендага җир сорый икән. Сез бу мәсьәләгә нинди карашта?» Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов: «Ил җирләрен таратырга ярамый», - дип, катгый җавап кайтарды.

Чираттагы теледебатта тамашачы тарафыннан четерекле сорау яңгырады: «Англия Россия­нең Ерак Көнчыгыш төбәгеннән арендага җир сорый икән. Сез бу мәсьәләгә нинди карашта?» Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов: «Ил җирләрен таратырга ярамый», - дип, катгый җавап кайтарды.

- Татарстан 2030 елга кадәрге чорга исәпләнелгән үсеш стратегиясе-программасы кабул итте. Авыл хуҗалыгын үстерү программасы да бар, - дип сөйләде Марат Әхмәтов. - Авылларыбыз ел саен 214 миллиард сумлык тулаем продукция җитештерә. Татарстан төп продуктлар белән үз-үзен тәэмин итә. Без продукциянең сыйфаты һәм бәясе буенча да көндәшлеккә бирешмибез.

- Татарстан - Россиянең әйдаман төбәге, - дип, социаль-икътисади үсеш темасына фикерләшүне дәвам итте Дәүләт Думасының гамәлдәге депутаты Александр Сидякин. - Республика төбәк продукты буенча - җиденче, сәнәгать үсешендә - бишенче, инвестиция­ләр җәлеп итүдә өченче урында. Татарстан мисалы ул - «барс сикереше», аны кризислар да һәм тышкы каршылыклар да туктата алмаячак.

«Бердәм Россия» сәяси партиясе тарафыннан 22 майда үткәреләчәк алдан тавыш биреп карауга Александр Сидякин башлаган эшен ахырына җиткерү ниятендә язылган.
- Әтиләр көне бәйрәмен булдыру кирәк. Әтиләрне олылау-хөрмәтләү әһәмиятле. Дәүләт Думасында бу юнәлештә эшчәнлек башлаган идем инде, Әтиләр көне бәйрәмен законлаштыруны тәмамлап чыгарга хыялланам, - диде ул.
Дәүләт Думасының га­мәлдәге депутаты Радик Ильясов илнең икътисади куәтенең нигезен сәнәгать предприятиеләрендә күрә.
Тимирязев исемендәге Казан инновация университеты проректоры Игорь Бикеев милләтара дуслыкның, бердәмлекнең мөһимлеген үзәккә куйды. «Автострада» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең директорлар советы рәисе Мурад Гаделшин кеше капиталына, ягъни халыкка игътибарлы булырга чакырды. «ЭкоБилД» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры Рушан Нәҗметдинов әйткәнчә, авылны, шулай ук кече һәм уртача зурлыктагы шәһәрләрне үстерү ил икътисады үсешенә файдага булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading