16+

Татарстанны Кытайда танытачаклар

Казанда Кытай Халык Республикасы һәм Россия Федерациясе арасында туристлык сәяхәтләрен активлаштыру буенча түгәрәк өстәл узды.

Казанда Кытай Халык Республикасы һәм Россия Федерациясе арасында туристлык сәяхәтләрен активлаштыру буенча түгәрәк өстәл узды.

Татарстанда Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова әйтүенчә: "Без барыбыз да Татарстанны чит илдә таныту өчен өстенлекле саналган берничә илне беләбез. Беренче чиратта, бу - Кытай". Шуңа да әлеге чараның ил өчен әһәмияте зур. "Маркетинг, күргәзмәләр, консалтинг" ҖЧҖнең башкаручы директоры Сергей Козыренко белдерүенчә, 2000 елда Россия һәм Кытай Хөкүмәтләре арасында визасыз төркемле туристлык сәяхәтләре турында килешү төзелгән. Кыскасы, аның нигезендә Кытай һәм Россия туристлары оешкан туристлык төркеме составында әлеге илләрдә виза алмыйча гына сәяхәт итә ала. Былтыр Кытай туристлары 286 мең визасыз төркемле сәяхәт кылган да инде. Хәзер Кытайда Татарстанны таныту буенча актив эшләр алып барыла. Бу өлкәдә беренче адымнар узган елның октябрендә үк башланган булган. Тиздән Татарстан делегациясе Кытайның провинцияләрендә булып, аннары республиканың туристлык мөмкинлекләрен Пекинда узачак күргәзмәдә тәкъдим итәргә җыена. Кытайда Татарстанны тәкъдим иткәннән соң, туристлар агымы артыр, дигән ышаныч бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading