16+

«Татарстанның туган телләре» күргәзмәсе ачыла

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе күргәзмәләр залында «Татарстанның туган телләре» дигән күргәзмә ачыла. Ул Халыкара туган телләр көненә (21 февраль көнне оештырыла) багышланган чара.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе күргәзмәләр залында «Татарстанның туган телләре» дигән күргәзмә ачыла. Ул Халыкара туган телләр көненә (21 февраль көнне оештырыла) багышланган чара.

Татарстан Россиянең иң күп милләтле төбәге. Республикада 170ләп милләт вәкиле яши. Күргәзмә дә Татарстанның күп телле булын күрсәтәчәк. Биредә шулай ук телләрнең диалекталь атласы, монографияләр, сүзлекләр, Татарстанда яшәүче халыкларның тел үзенчәлеген турында мәгълүмат, тел сәясәте чагылган норматив актлар тупланган булачак. Шулай ук икетеллеклек шартларында татар телен саклап калу мәсьәләсе күтәрелә.

Күргәзмә февраль ахырына кадәр бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading