16+

Татарстанның 12 районы ВИЧ-инфекция буенча “кара” исемлектә. Кайсылары?

Республикада ВИЧ-инфекция белән зарарланган кеше портретын ясасаң, ул 35-49 яшьләрдәге, даими эш урыны булган ир-ат рәвешендә булыр иде.

Республикада ВИЧ-инфекция белән зарарланган кеше портретын ясасаң, ул 35-49 яшьләрдәге, даими эш урыны булган ир-ат рәвешендә булыр иде.

Бүгенге көндә Татарстанда ВИЧ-инфекция диагнозлы 15 837 кеше исәптә тора. Авыру республиканың барлык районнарында теркәлгән. Быелның 10 аенда гына да 652 яңа очрак ачыкланган. Былтыргы белән чагыштырганда, бу 10 процентка кимрәк. 

Гомумән алганда, Татарстан ВИЧ-инфекция буенча шактый имин төбәк санала. Республикада бу чирнең таралыш күрсәткече гомумроссиянекеннән ике тапкырга кимрәк. СПИД һәм инфекцияле авыруларны кисәтү һәм көрәш үзәгенең медицина юнәлеше буенча баш табиб урынбасары Айрат Бешимов сүзләренчә, мондый уңай вазгыять – ведомствоара эшчәнлек алып барылу нәтиҗәсе. Профилактик чаралар үткәрү, ВИЧ-инфекция белән авыручыларны ачыклау һәм шул рәвешле яңа зарарлану очракларын булдырмау юлы белән чирнең таралышына юл куелмый. 

Шул ук вакытта Татарстанның 12 муниципаль берәмлегендә ВИЧ белән авыручылар күрсәткече республикакүләм саннардан югарырак. Болар арасында Әтнә, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Лениногорск, Яңа Чишмә, Ютазы районнары, Казан һәм Чаллы шәһәрләре. Роспотребнадзорның санитар саклау бүлеге башлыгы урынбасары Луиза Борисова билгеләп узганча, 30-50 яшьлек кешеләр арасында ВИЧ-инфекция йоктыручылар саны арта. Яңа очракларның 63,7 проценты шушы яшь категориясенә туры килә. Шул ук вакытта 50 яшьтән узганнар арасында да чир таралышы арта бара – алар яңа ачыкланган авырулар арасында 24,7 процент тәшкил итә. 

ВИЧ-эпидемиясе башланганда, ул наркоманнар, азынып-тузынып йөрүчеләр, гомосексуаллар чире булып күзалланса, бүген аны күпчелектә имин категориягә караган кешеләр йоктыра.  Республикада ВИЧ-инфекция белән зарарланган кеше портретын ясасаң, ул 35-49 яшьләрдәге, даими эш урыны булган ир-ат рәвешендә булыр иде. Нәкъ шушы категория кешеләрдә чир ешрак ачыклана. Нигездә, авыру җенси юл белән күчә.

Дөньяда ВИЧ тарала башлаганнан бирле, бу чирне 88 миллион кеше йоктырган. Шуларның 42 миллионы инде исән түгел, 40 миллионнан артыгы бу диагноз белән яши. 2023 елда ВИЧ 1,3 миллион кешедә ачыкланган. Россиядә соңгы 10 елда ВИЧ-инфекция белән авыручылар санының 27 процентка кимүе күзәтелә. Аның таралышы 100 мең кешегә 817не тәшкил итә. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading