ТФБ һәм Интехбанк кертемчеләренә таләпләрен белдерү өчен 100 көн вакыт биргәннәр, шуннан соң исемлекләр формалаша һәм Иминият кертемнәре агентлыгы тарафыннан ябыла. Бу хакта "Татар-информ" "Коммерсант"ка сылтама белән хәбәр итә.
ТФБ һәм Интехбанкның конкурс идарәчесе булган Иминият кертемнәре агентлыгы дәүләт корпорациясе белдерүенчә, банклар банкрот дип рәсми рәвештә хәбәр басылганнан соң, элеккеге клиентларга дәгъваларын белдерү өчен йөз көн вакыт кала. 22 апрельдә рәсми хәбәр "Коммерсантъ" газетасында басыла. Шунлыктан гаризалар бирү быелның 31 июленә кадәр билгеләнгән. Агентлык таләпләрне документлар яки расланган күчерелмәләре белән банкрот банкларның төп офисына яки Иминият кертемнәре агентлыгының Мәскәү офисына җибәрүләрен сорый.
Искәртеп үтик, Татфондбанк 2017 елның 11 апрелендә, Интехбанк 12 апрельдә банкрот булып танылды. Аларның банк лицензияләре 3 мартта алынды. Судта яңгыраган мәгълүматлар буенча, ТФБ ның акчалары кредиторларга тиешле 190 млрдтан 71 ен, Интехбанк - 26 млрдтан 11ен түләргә җитә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар