16+

Татьяна Ларионова: "Проектларның уңай нәтиҗәсен халык сизәргә тиеш"

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстанда милли проектларның (программаларның) гамәлгә ашырылуына контроль эшче төркеме рәисе Татьяна Ларионова рәислегендә эшче төркемнең киңәйтелгән утырышы булды.

Татьяна Ларионова: "Проектларның уңай нәтиҗәсен халык сизәргә тиеш"

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстанда милли проектларның (программаларның) гамәлгә ашырылуына контроль эшче төркеме рәисе Татьяна Ларионова рәислегендә эшче төркемнең киңәйтелгән утырышы булды.

 “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә булышлык” (“Производительность труда и поддержка занятости”) проектын гамәлгә ашыру барышы тикшерелде.
-Татарстанда 12 программа махсус рәвештә халыкның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән. Проектларның уңай нәтиҗәсен халык сизәргә тиеш, - диде Татьяна Ларионова үзенең кереш сүзендә.

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары-сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов проектта катнашучы предприятиеләргә банкның 1 процент еллык ставкасында ташламалы субсидияләр бирелүен әйтте. Яшел Үзәндәге Горький исемендәге суднолар төзү заводы, Казандагы “Вакма”, 3нче икмәк заводы проектка беренчеләрдән булып кушылган. Предприятиеләр “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә булышлык” программасына язылу өчен 15 июньгә кадәр республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына гариза тапшырырга производительность.рф сайтында (“Стать участником”) теркәлергә тиеш.

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләгәнчә,  федераль һәм республика бюджетлары хисабына предприятиеләрдә бушлай яңа һөнәрләргә өйрәнү укулары үткәрелә. Бу чараларны оештыру өчен хезмәт министрлыгына мөрәҗәгать итү кирәк, ләкин,предприятиеләрнең салым һәм башка түләүләрдә бурычлары булмаска тиеш. Республикада быел 1700 эшчене яңа һөнәрләргә укыту планлаштырылган.

 

“КВАРТ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә проект җитәкчесе Дамир Гатиятов, “Автомастер” предприятиесенең техник директоры Рафаэль Галиәкбәров, “Эйдос Медицина” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең баш инженеры Сергей Пришва үзләренең чыгышларында “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә булышлык” проектында катнашуларының инде икътисади яктан уңай нәтиҗәләр бирүен сөйләделәр.

Татьяна Ларионова проектта Чаллы шәһәренең актив катнашуын мактады. Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән шәһәрләрен активлыкка чакырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading