16+

Түбән Кама шәһәрендә беренче тапкыр “Мастерс” сериясендә ирекле көрәш буенча халыкара турнир узды

Җиңүчеләргә "Россиянең спорт мастеры" исеме биреләчәк.

Җиңүчеләргә "Россиянең спорт мастеры" исеме биреләчәк.

"Шинник" спорт комплексы мәйданында Казахстан, Таҗикстан һәм Россия төбәкләреннән (Мәскәү, Оренбург, Төмән, Самара, Ульян өлкәләре, Чечня, Дагыстан, Башкортостан, Удмуртия, Марий Эл, Татарстан һ.б.) 250 спортчы җыелды. Россия җыелма командасының өлкән тренеры Шамил Нәүретдинов сүзләренчә, ярышлар югары дәрәҗәдә оештырылган.

- Атаклы көрәшчеләргә бу ярышлар - үз осталыгын тикшерергә, ә яшь егет-кызларга милли җыелма командага керергә мөмкинлек бирә, - диде ул.
Гомуми исәп буенча Түбән Кама җыелма командасы турнирның җиңүчесе дип табылды. Татарстан командасына беренче урынны Түбән Каманың танылган көрәшчеләре - Евгений Лапшов, Илдус Гыйниятуллин, Умахан Магомедханов һ.б. китерде.

Халыкара турнирны Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды, Түбән Кама башкарма комитеты белән берлектә меценат, атаклы көрәшче Ленар Гаянов оештырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading