16+

Террорчылыкка каршы комиссия вәкилләре халыкны сак һәм игътибарлы булырга өнди

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә республикада террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы уздырылган иде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә республикада террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы уздырылган иде.

Хокук саклау структуралары һәм махсус хезмәтләр тәүлек буена потенциаль террорчыларны һәм аларның иярченнәрен ачыклау буенча үз эшчәнлеген көчәйтелгән режимда гамәлгә ашыра. Татарстан халкын уяу булырга, режим-саклау һәм тикшереп карау гамәлләрен көчәйтү зарурлыгына тыныч карарга, бик игътибарлы булырга өндәделәр утырышта.

Террорчылык актларын кисәтү, үзеңне һәм якыннарыңны яклауны тәэмин итү, җәмгыятьтә тотрыклылык һәм тынычлык саклау өчен республикага һәм Казанга күптән түгел килгән барлык шикле затлар турында, шикле вакыйгалар турында түбәндәге элемтә каналлары буенча кичекмәстән хәбәр итәргә кирәк:

ТР буенча ЭЭМның дежур хезмәте телефоны: (843) 291-35-28 яисә 02;
мобиль телефоннар өчен: 020;
Татарстан Республикасы буенча Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсенең дежур телефоны: (843) 231-45-55;
Коткару хезмәтенең уртак номеры: 112.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading