16+

Тинчурин паркында – җәен фонтан, кышын чыршы

Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге скверны яңарту буенча сөйләшүләр узды.

Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге скверны яңарту буенча сөйләшүләр узды.

Татарстан Президентының ярдәмчесе Наталья Фишман, Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев Тинчурин скверын яңарту турында фикер алыштылар. Төп максат - ял итү урынында яшеллекне саклап калу, төп аллеядән тыш һава сулап йөрү өчен өстәмә урыннар булдыру.

Төзекләндерү барышында скверның бер башында Кәрим Тинчуринга һәйкәл куярга да җыеналар. Ремонт эшләре әле икенче елга да дәвам итәр дип ниятләнә. Скверда балалы әниләр өчен дә уңайлыклар каралачак. Әйтик, бала арбасы белән йөрү урыннары, сабыйлар өчен мәйданчыклар булдырылачак.

Фонтан булган урынга кышын чыршы урнаштыру мөмкинлеген дә уйлыйлар. Скверны төзекләндерү эшендә гади халык фикерен дә исәпкә алачаклар. Фикерләр, тәкъдимнәр өчен скверда махсус әрҗә куйганнар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading