16+

“Тән эчендә җанны” күрергә кил

Россиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Шамил Шәйдуллинны Татарстанда гына түгел, чит илләрдә дә беләләр. Танылган татар иҗатчысының 9 июльдә Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясында күргәзмәсе ачылачак.

Шамил әфәнденең 3 мең кв.метрда әсәрләре урын алачак. Алар арасында - татар халкы һәм милли бәйрәмнәре (Сабантуй), XVI гасырда тез чүктерелгән Казан трагедиясенә, Казанның соңгы ханбикәсе Сөембикәгә, Габдулла Тукайның язмышына һәм иҗатына, Россия халык шагыйрьләренә багышланган глобаль триптихлар бар. Рәссамның иҗади эзләнүләре диапазонында - XX гасырның трагик коллизияләре: революцияләр, сугышлар, империяләр җимерелүе, ә аларда төп персонаж булып фәлсәфи эзләнүләре белән кеше кала. Шушы юнәлештә зур күләмле "Казимир Малевичның "Черный квадрат"ына багышлау" сериясе (2014-2015) вакыт буенча соңгы хезмәте буларак тәкъдим ителә.

"Тән эчендә җан"/"Душа во плоти" дип исмеләнгән уникаль күргәзмә 16 августка кадәр эшләячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading