16+

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанцияләрендә яңа түләү төре барлыкка киләчәк

Акыллы счетчиклар урнаштыру өчен түләү графасы бу. 

Акыллы счетчиклар урнаштыру өчен түләү графасы бу. 

2025 елдан яңа приборларга күчү планлаштырыла.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү тарифларында су һәм җылылык өчен акыллы счетчикларны урнаштыру һәм аларга хезмәт күрсәтү графасы барлыкка килергә мөмкин. Россия төзелеш Министрлыгы әлеге тәкъдимне Россия Хөкүмәтенә юллаган. Әлеге приборларны йортларда, фатирларда, шулай ук торак булмаган биналарда кулланырга тәкъдим ителә. Төзелеш Министрлыгы тәкъдименә күз салсаң, бу акыллы счетчикларга күчү 2025 елдан планлаштырыла. 

Акыллы счетчикларны урнаштыру бәясе тарифка кертеләчәк, бу идеяне ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар хуплаган инде. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифларны арттыруга килгәндә, монда зур үзгәрешләр булмаячак, дип саный белгечләр. Үсеш берничә процент тирәсе генә булачак. Моннан тыш счетчиклар урнаштыру өчен фатир хуҗалары хәзер үзләре түли.

Шулай ук акыллы счетчиклар ярдәмендә салкын һәм кайнар су өчен түләүгә россиялеләр ким дигәндә 10 процент экономияли алачаклар, дип күзаллана. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading