16+

“Тоталь диктант”: Мәскәүдә - Галкин, Казанда Веденеева яздырачак

8 апрельдә үтәчәк "Тоталь диктант - 2017" акциясендә катнашырга теләүчеләр totaldict.ru интернет-порталында теркәлә ала.

8 апрельдә үтәчәк "Тоталь диктант - 2017" акциясендә катнашырга теләүчеләр totaldict.ru интернет-порталында теркәлә ала.

Рус теленнән диктантны быел республиканың илле мәйданчыгында язачаклар. Югары уку йортлары, мәктәпләр, китапханәләрдән кала Сынлы сәнгать музее, Милли музей, Казан фәнни үзәгенең фәнни китапханәсендә, Татарстан халыклары дуслыгы йортында да үзеңнең грамоталыгыңны тикшереп булачак.

Акциянең географиясе елдан-ел киңәя бара. Ул быел дөньяның 68 илендә узачак. Рус милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары, Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская сүзләренчә, быел рус теленнән диктантны самолетта очучылар да, поездда баручылар да, троллейбус пассажирлары да язар дип көтелә.

- Мәскәүдәге бер мәйданчыкта диктантны Максим Галкин укыячак. Бездә кемнәр укыячагы әлегә сер, әмма бер-ике фамилияне атый алам. Аларның берсе - «Эфир» телеканалының «Утро» программасын алып баручысы Мария Веденеева, икенчесе - "Новости Татарстана - 24"не алып баручы Зөһрә Уразбахтина, - диде ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Тоталь диктант 2004 елдан бирле уздырылып килә, ә бездә ул дүрт ел элек уза башлады. Анда катнашучыларның саны елдан-ел арта. Үткән елны анда республика буенча 2,5 мең кеше катнашкан. Диктантны теләге булган һәркем яза ала. Анда актив катнашучыларны истәлекле бүләкләр һәм рәхмәт хатлары көтә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading