16+

“Тоталь диктант” язучылар пунктуацияне белми

Узган шимбә республика халкы мәктәптәге кебек парта артларына утырып, кулларына каләм тотып диктант язып карады.

Узган шимбә республика халкы мәктәптәге кебек парта артларына утырып, кулларына каләм тотып диктант язып карады.

Бу халыкның белем дәрәҗәсен тикшерүче "Тоталь диктант" халыкара мәгариф акциясе кысаларында башкарылган эш. Быел диктант өчен өзек итеп балалар язучысы Андрей Усачевның «Этот древний-древний-древний мир» китабыннан өзек алынды.

2,5 мең диктант язган кеше арасыннан бары 24е генә аны бер ялгышсыз, "бишле" билгесенә башкарып чыга алган. Шуны әйтергә кирәк, акция елдан-ел популярлаша бара. Узган ел республиканың бары дүрт шәһәре генә диктант язса, быел җиде шәһәр халкы үз белемнәрен сынап караган. Казан, Түбән Кама - 3 , Чаллы - 2, Әлмәт, Бөгелмә - 1 «отличник» белән мактана ала. Ә менә Алабуга белән Лениногорск шәһәрләрендә иң акыллы кешеләр яши икән. Алабуганың биш кешесе, ә Лениногорскиның тугыз кешесе диктантны бер хатасыз язган.

- Моның аңлатмасы гади. Казанда чит ил студентлары да рус теленнән белемнәрен сынады. Ә Лениногорскида акциядә күбрәк чыгарылыш сыйныф укучылары катнашты. Алар диктантта булган кагыйдәләрне БДИга әзерләнгәндә өйрәнә, - диде Татарстанда "Тоталь диктант» проектының филологлар эксперт советы рәисе Ирина Александровская.
"Бишле" алу җиңел эш түгел. Катнашучылар күбрәк орфографик хата түгел, ә пунктуацион хаталар җибәргән икән. Диктант язган һәр кешегә сертификат тапшырылды, ә "бишле" алучыларга тантаналы рәвештә диплом, термокружка (җылылык саклаучы чокыр), флешка, ручка, блокнот кебек бүләкләр бирәчәкләр.

Шул ук көнне республикабызда "Бердәм диктант" акциясе үтте. Монда исә татар теленнән белемнәрен сынап карарга теләүчеләр Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" әсәреннән өзек яздылар. Әлеге диктант нәтиҗәләре 28 апрель көнне интернет челтәренә эленәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading