Татарстанда 17 яшьлек егетнең үлеме белән бәйле җинаять эше ачылган.
Быелның 4 нче гыйнварында Әлмәтнең 1 гимназиясе укучысы «Юбилейный» спорткомплексында тренировкалар вакытында баш сөяге һәм баш миенә зыян килеп, хастаханәгә китерелә. Аңа гематомасын алу өчен операция ясала. Операциядән соң егет, аңына килмичә, комага китә һәм 8 көннән соң гомере өзелә.
Хәзер тиешле һәм дөрес медицина ярдәме күрсәтмәгән өчен табибларга карата җинаять эше ачылган. Әгәр аларны гаепле дип тапсалар, табибларны 3 елга ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар