16+

Триатлон үткәрелү аркасында Казан үзәгендә берничә урам хәрәкәт итү өчен ябылачак

20 августта Казан үзәгендә берничә урам транспорт хәрәкәте өчен ябылачак. Биредә «Казан триатлон – 2022» бөтенроссия ярышлары узачак.

20 августта Казан үзәгендә берничә урам транспорт хәрәкәте өчен ябылачак. Биредә «Казан триатлон – 2022» бөтенроссия ярышлары узачак.

Чикләү режимы түбәндәге участокларда 12 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак:

20 нче августта 12:00 дән 17:00 гә кадәр – С.Хәким урамы буенча (Декабристлар урамыннан алып Чистай урамына кадәр, хәрәкәтне тулысынча чикләү);

20 нче августта 12:00 дән 17:00 гә кадәр – Ф.Әмирхан урамы буенча Миллениум күпере борылышында (хәрәкәтне тулысынча чикләү);

20 нче августта 12:00 дән 17:00 гә кадәр – Чистай урамыннан «Ак Барс Арена» футбол стадионы территориясенә икенче керү юлына төшү урынында (ике уң як полоса буенча хәрәкәтне туктатып тору);

20 нче августта 12:00 дән 17:00 гә кадәр Ямашев проспектыннан Ямашев проспекты буенча урнашкан 122б номерлы йортка кадәр түбән күпергә төшү юлында (бер юнәлештә хәрәкәтне туктатып тору);

20 нче августта 12:00 дән 17:00 гә кадәр Ямашев проспектыннан түбән күпер буенча төшү юлында (Себер тракты буенча 39 нчы йорт янында, хәрәкәтне тулысынча чикләү);

20 нче августта 12:00 дән 17:00 гә кадәр Чистай урамы буенча (Чистай урамыннан «Ак Барс Арена» футбол стадионы тирәли хәрәкәт итү юлына кадәр, өч уң як полоса буенча хәрәкәтне туктатып тору);

20 нче августта 7:00 дән 18:30 га кадәр һәм 21 нче августта 6:00 дән 12:00
гә кадәр «Ак Барс Арена» футбол стадионы янындагы эчке юл буенча (ике юнәлештә
хәрәкәтне туктатып тору).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading