16+

Тәтеш бассейнлы булды.

Хәзер район җире өчен бассейннар гадәти күренешкә әйләнеп бара. Әйтик, Кама Тамагы, Кайбыч районнарында бассейннар уңышлы эшләп килә, тиздән Аксубайда бассейн ачарга җыеналар, хәзер исә Тәтештә дә йөзү урыны бар.

"Барс" спорт-сәламәтләндерү комплексында бассейн ачу тантанасында Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Шулай ук Халыкара йөзү федерациясе (ФИНА) президенты Хулио Маглионе, Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм башкалар да килгән иде.

- Спорт комплексы Тәтеш районында яшәүчеләрне шатландырачак дип ышанам. Без сездән спорт буенча югары нәтиҗәләр көтәбез, тиздән Казанда Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты ачылышы бит, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading