16+

“Туган авылым” да балачак бәйрәме (+инфорграфика)

8 август көнне "Туган авылым" күңел ачу комплексында күп балалы гаиләләр өчен бәйрәм узачак.

8 август көнне "Туган авылым" күңел ачу комплексында күп балалы гаиләләр өчен бәйрәм узачак.

Чараны Татарстанның Иҗтимагый палатасы, Республикадагы кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе, "Гаилә" гаиләләргә ярдәм күрсәтү үзәге белән берлектә "Игелекле эшләр" инциатив төркеме оештыра. Төп максат: күпбалалы, аз керемле гаиләргә ярдәм итү, җәмәгатьчелекне ятимлек проблемасына тарту. Бәйрәмдә балалар өчен төрле уеннар узачак. Хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урынын күрсәтә торган махсус уеннар, кызлар өчен кул эшләре, кулинария буенча мастер-класслар да үткәрелер дип көтелә. Әти-әниләргә исә юридик, психологик ярдәм алу мөмкинлеге тудырылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading