"Габдулла Тукай һәм төрки дөнья". Кичә "Корстон" күңел ачу үзәгендә узган фәнни-гамәли конференция әнә шулай дип аталды.
Аны Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Сәлахов ачып җибәрде. Катнашучыларны Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова һәм башкалар тәбрикләде.
Филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина үзенең чыгышында Тукай иҗатында миллилек һәм гомумкешелеклелек темасын яктыртуны максат итеп куйган.
Төрекмәнстан Тел һәм әдәбият институты директоры Гызылгөл Кыясова Габдулла Тукай мирасының төрки дөньяга йогынтысы турында сөйләде.
- Тукай төрекмән әдәбиятына керде. Аның шигырьләрен халык яттан белә. Иҗаты үрнәк, ул халыкны берләшергә чакыра. Узган гасырда аның төрекмән халкына йогынтысы зур булды. Ул безгә яңа офыклар ача, - диде ул.
Американың Висконсин университеты профессоры Юлай Шамил углы үзенең чыгышында: "Татар халкы Тукайдан башка беркемне шулай олыламый. Ул безнең каһарман", - диде. Шамил әфәнде Тукайның кайбер шигырьләренә үз бәясен бирде. Ул Нью-Йоркта туып үсүенә карамастан, әти-әнисенең үзенә туган телне, Тукай шигырьләрен өйрәтеп үстерүләрен әйтеп узды. "Апрель аенда чит илләрдә яшәүче бөтен татарлар җыелып "Туган тел" не җырлыйлар, Тукай шигырьләрен сөйлиләр, өйрәнәләр", - диде.
Дагыстаннан килгән кунак та үзләрендә Тукайны яхшы белүләрен, ул һәрвакыт популяр булуын җиткерде. Дагыстандагы 32 телдә сөйләшүче халыкларның барысы да Тукайны укуын ассызыклады. Аның шигырләре кумык телендә чыга торган журналда басылуын әйтте.
Конфереция үзенең эшен секцияләрдә дәвам итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар