16+

Тукай премиясенә тәкъдим ителгән язучылар исемлеге билгеле

Татарстан Язучылар берлеге биш язучыны Тукай премиясенә тәкъдим итә.

Татарстан Язучылар берлеге биш язучыны Тукай премиясенә тәкъдим итә.

Бу мәгълүматны «Татар-информ»га Берлекнең идарә утырышында катнашучылар әйткән.

Язучылар берлеге идарәсе күпчелек тавыш белән Рауль Мир-Хәйдәров, Факил Сафин, Фәүзия Бәйрәмова, Лирон Хәмидуллин һәм Галимҗан Гыйльманов кандидатураларын үткәргән.

Идарәдә барлыгы 15 кандидатура каралган. Арада Марат Әмирханов, Әхәт Гаффар, Илсөяр Иксанова, Рәфкать Кәрами, Рашат Низами, Фәрит Яхин, Ленар Шәех һәм башкалар да булган.

Хәзерге вакытта Берлек җитәкчелеге Тукай исемендәге Дәүләт премиясе комиссиясенә әлеге язучыларның документларын әзерли.

Тәкъдим ителгәннәрнең дүртесе идарә әгъзалары һәм идарә әгъзаларына якын кешеләр.

Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә 15 февральгә кадәр документлар кабул ителә.

Рузилә Мөхәммәтова

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ӘХӘТ ГАФФАРГА БИРҮ КИРӘК!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!

    Мөһим

    loading