Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан татар балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр, тел һәм музыка белгечләре өчен безнең 39нчы «Салават күпере» балалар бакчасында оештырылган «Тукай сукмагы буйлап...» дигән иҗади бәйгедә көч сынашырга теләк белдерүче педагоглар шактый иде.
Чөнки Тукай иҗатына мөрәҗәгать иткән һәр кеше, яшь аермасына карамастан, рухи үсеш кичерә.
Педагоглар бирем нигезендә алдан ук Тукай иҗатын үз эченә алган проектлар да тапшырырга тиеш иде. Икенче бирем зур әзерлекне таләп итүче сораулардан торды. Белгәнебезчә, Габдулла Тукай - коеп куйган шагыйрь генә түгел, ул фольклорчы да, журналист та. Ә безнең өчен яшь буынны туган илен ихлас күңелдән яратучы, белемгә омтылучы итеп тәрбияләргә омтылуы белән аеруча кадерле ул.
Бәйгедә шулай ук яраткан шәһәребез Түбән Камада бөек шагыйрьгә багышланган истәлекле урыннар белән бәйле сораулар да шактый иде. Тукай исемен йөрткән урыннарның елдан-ел күбәя баруы безнең өчен зур шатлык. Башка төбәкләрдән аермалы буларак, бары тик безнең шәһәребездә Тукай исемен йөрткән «Ял һәм уку парк»ы ачылды. «Тукай Ватаны» дигән гыйбарә яши. Ул талантлы сынчы, рәссам, Тукай премиясе лауреаты Әхсән ага Фәсхетдинов белән бәйле. Бәйге барышында Габдулла Тукай исемендәге премиягә ия булган якташларыбыз Разил Вәлиев, Әхсән Фәсхетдинов, Зөлфәт Хәким турында да, шулай ук «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең каләм әһелләре иҗаты турында да тәфсилләп сөйләргә форсат чыкты.
Өченче - «Тукайга ияреп» дип исемләнгән биремдә педагогларның сәхнә осталыгы бәяләнде. Бу бүлектә Габдулла Тукайның дөньяның төрле телендә «сөйләшүче» «Шүрәле»сен төрле костюмнан гына түгел, төрле холыкта уйнап күрсәттеләр.
Иҗади бәйгедә катнашучыларның эшен бәяләү иң авыры булгандыр, мөгаен. Шулай да жюри әгъзалары конкурс нәтиҗәләре буенча бер фикергә килеп, беренче урынга: Алсу Ганеева һәм Римма Минһаҗева (76нчы балалар бакчасы татар теле белгечләре); икенче урынга Айзирә Шакирҗанова (49нчы бакча тәрбиячесе) һәм Резеда Буланова (39нчы бакча тәрбиячесе); өченче урынга Айсинә Әминова (1нче бакча тәрбиячесе), Рушания Әхмәтшина (74нче бакча татар теле белгече) һәм Ләйсән Латыйповалар (92нче бакча тәрбиячесе) лаек дип табылды. 64нче балалар бакчасы татар теле белгечләре исә (Фидания Сәхбетдинова һәм Халидә Сабирҗанова) «Тамашачы мәхәббәте»н яуладылар.
Бәйрәмгә әйләнгән бәйге «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар