16+

Туристлар диңгез урынына Идел елгасын сайлый

Җәй исе килә башлауга, халык диңгезгә барып ял итеп кайту турында уйлана башлый. Мисыр белән Төркиягә юл ябылды, Кырымда туристларга хезмәт күрсәтү тиешле югарылыкка күтәрелә алмый.

Туристлар диңгез урынына Идел елгасын сайлый

Җәй исе килә башлауга, халык диңгезгә барып ял итеп кайту турында уйлана башлый. Мисыр белән Төркиягә юл ябылды, Кырымда туристларга хезмәт күрсәтү тиешле югарылыкка күтәрелә алмый.

Шуңадырмы, быел күпләр елга круизларын сайларга булган. Туристлык өлкәсе белгечләре сүзләренчә, әлеге турларга билетлар кыш көне үк сатыла башлаган.

«Инфофлот» круиз компаниясенең төбәк җитәкчесе Оксана Орехова сүзләренчә, Татарстан буенча 50-70 круиз маршрутлары броньланган. Юлламалар бәяләре зур үзгәреш кичермәгән, 15 процентка гына арткан. Бу башка туристлык юнәлешләре бtлән чагыштырганда, зур күрсәткеч түгел, ди ул. Ике урынлы каютада 7 көнлек тур уртача 12-13 мең сум торачак.

"Волжские путешествия" компаниясе директоры урынбасары Наталья Ксенофонтова, быел Мәскәү, Тверь, Әстерхан, Петербургка дәвамлы круизларга (7-14 көн) ихтыяҗ арткан, ди. Ике башкалада яшәүчеләр башта Казанга килергә, ә аннары елга круизына баруны өстен күрәләр икән.

Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов фикеренчә дә, Татарстанда бу сезонда елга туристларының 20 процентка артуы көтелә. Узган елны Казанга 88 мең турист белән 581 теплоход туктаган. Казан гына түгел, Тәтеш, Алабуга, Чистай белән дә кызыксынучыларның саны арта.

Соңгы вакытта Татарстан территориясендә туристларның озаккарак калуы күзәтелә икән. Элек бу сан 3-4 көн булса, хәзер туристлар 6 көнгә кадәрге маршрутларны сайлый, Казаннан тыш, Алабуга, Чистай, Болгар, Зөя һәм Тәтештә дә булалар.
Сүз уңаеннан: татарстанлылар ил эчендә актив сәяхәт итә башлаган, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм "Алтын боҗра"дан тыш, көнчыгыш юнәлешләргә өстенлек бирәләр. Байкал, Алтай һәм Пермь крайларына, күрше төбәкләргә дә турлар актив сатыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading