Туристлык-мәгълүмат үзәге иртәнге сәгать тугыздан кичке тугызга кадәр эшләячәк. Биредә хезмәт күрсәтә торган егет-кызлар инглиз телләрендә иркен аралаша. Чемпионат вакытында башка телләрдә сөйләшүче волонтерларны да җәлеп итәчәкләр. Алар туристларга экскурсияләрен планлаштырырга ярдәм итәчәкләр, кайда тукталырга, тукланырга, сувенир продукцияне кайдан алырга мөмкин булуы, транспорт хәрәкәте, кайда нинди спектакль-концертлар куелуы, нинди вакыйгалар узачагы, бәйрәмнәр оештырылуы турында мәгълүмат бирәчәк. Моннан тыш, кунакларга офиста рус, инглиз, немец, кытай, испан һәм француз телләрендә белешмәлекләр бирелә.
Туристлык-мәгълүмат үзәге җитәкчесе Наталья Абрамович әйтүенчә, полиграфик продукцияләрдә республиканың туристлык схемасы, экскурсия маршрутлары, Казанның гына түгел, Чистай, Тәтеш, Алабуга, Болгар, Зөянең туристлык картасы, булачак мәдәни чаралар афишалары да урын алган.
Яңа офиста “Visit to Tatarstan” бренды туристлык товарларын да сатып алырга була. Алар арасында рюкзак та, мендәрләр дә, итекләр дә, кепкалар, кул чатырлар да бар. Киләчәктә “Visit to Tatarstan” бренды эшләгән кием-салым да сатарга уйлыйлар.
Наталья Абрамович журналистларга туристлар өчен махсус йөри торган ике катлы автобусның маршруты озайтылуын да әйтте. Элек ул шәһәр үзәге буенча гына йөрсә, хәзер Ленин дамбасы аша “Казан” гаилә үзәгенә, аннары “Казан-Арена” стадионына барып, Миллениум күпереннән әйләнеп кайтачак. Үткән елдагыча, "Туган авылым" ресторанында һәр шимбә туристлар өчен татарча җыр-бию тамашасы һәм татар милли ашлары тәкъдим ителәчәк.
Сүз уңаеннан: Татарстанның туристлык-мәгълүмат үзәге Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан төзелгән Россиякүләм туристлык-мәгълүмат үзәкләре рейтингыда лидерлар унлыгына керә. Яңа урында ачылган үзәктә биш көн эчендә 250 турист булган, алар арасында чит ил кешеләре дә бар.
Комментарийлар