16+

Туй сәяхәтенә килгән кызның Казан аквапаркында гомере өзелгән

Казанның "Ривьера" аквапаркында фаҗига килеп чыккан. Түбән Новгородтан килгән 21 яшьлек кызның аттракционнарның берсеннән төшкәннән соң гомере өзелә.

Казанның "Ривьера" аквапаркында фаҗига килеп чыккан. Түбән Новгородтан килгән 21 яшьлек кызның аттракционнарның берсеннән төшкәннән соң гомере өзелә.

"Бочка" аттракционына сикергәннән соң, кыз кырыйга йөзеп килгән һәм бераздан зәңгәрләнә башлаган. 40 минут дәвамында аны коткарырга тырышып карыйлар, ләкин коткара алмыйлар.
Узган атнада кызның туе булган. Туй сәяхәте буларак алар Казанга юл тоталар. Тик ни кызганыч, ахыры гына хәерле бетми.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading