16+

«Тыл геройлары»нда 300 меңнән артык кеше

Татарстанның «Хәтер китабы» редакциясе Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан «Тыл геройлары» сериясеннән беренче китап әзерләде.

Татарстанның «Хәтер китабы» редакциясе Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан «Тыл геройлары» сериясеннән беренче китап әзерләде.

25 ел эшчәнлек алып баручы «Хәтер китабы» редакциясенең бу инде 121нче китабы. Моңа кадәр Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар турында мәгълүматлар туплаган «Хәтер» китабы, репрессия корбаннары, сугыштан исән-сау Җиңү белән әйләнеп кайткан якташларыбыз хакында том-том китаплар чыгарылды. Татарстан Министрлар Кабинетының 2013 елда кабул ителгән карары белән редакция яңа сериягә - «Тыл геройлары» күптомлыгына да нигез салды. Тәүге китап төсле булып, ике телдә - татар һәм рус телләрендә нәшер ителгән. Якын киләчәктә республикадагы һәр районның сугыш елларында хезмәт кырында батырлыклар күрсәткән кешеләренә багышланган шундый ук үз китаплары булачак. Бүгенге көндә республика буенча төзелгән исемлектә 300 меңнән артык кеше бар, һәм аны тулыландыру өстендә эш дәвам итә.Татарстанның «Тыл геройлары» кебек сугыш чорының хезмәт батырларын танытучы китапларны Белоруссия һәм Казахстанда да нәшер итәргә алынганнар, ә Россиядә Татарстан, гадәттәгечә, бу изге эшкә җиң сызганып беренчеләрдән булып тотынган төбәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading