16+

Төзүче – иң бәхетле һөнәр

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетына (КДАТУ) 85 ел. Шулай ук Татарстан Республикасында төзелеш оештырылуга 125 ел. Шул уңайдан үткәрелгән бәйрәм чарасында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков КДАТУ укытучылары һәм студентларын котлады.

Тантана башланганчы студентлар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, ташчылар һәм штукатурчылар кирпеч стена өйделәр. Бу ярыш WorldSkills чемпионатындагы ярышларның бер элементы булып тора.

Шулай ук студент-архитекторлар проектлаштырган булачак скверларның проектлары һәм студентлар төзелеш отрядлары төзегән скверларның фотографияләре күрсәтелде.

- Мин кайда гына эшләсәм дә, проектлаштыру, төзү һәм объектларны файдалануга тапшыру этапларында сезнең белән бергә булырга туры килде. Шуңа да мин төзүче һөнәрен иң бәхетлеләрдән дип саныйм. Кайсы һөнәр иясе әле үзенең оныгына "Менә бу бинаны мин төзедем", дип әйтә ала, - ди Илдар Халиков. Премьер-министр мәгариф учреждениесенең алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Тантана бәйрәм концерты белән тәмамланды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading