16+

Төзекләндерүдән соң хастаханә ишекләрен ачты

Агафонов исемендәге йогышлы авырулар хастаханәсе төзекләндерелеп, яңадан ишекләрен ачты. Бүген чынлап та аны таныр­лык түгел. Анда пациентлар өчен барлык шартлар да тудырылган.

Агафонов исемендәге йогышлы авырулар хастаханәсе төзекләндерелеп, яңадан ишекләрен ачты. Бүген чынлап та аны таныр­лык түгел. Анда пациентлар өчен барлык шартлар да тудырылган.

1968 елда ук нигез салынган хастаханә бинасында 2014 елга кадәр чынлап та ремонт уздырылмаган булган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән, хәзер анда тулы төзекләндерү эшләре башкарылган. Бар да заманча - медицина аппаратлары яңартылган, түбәне алыштырганнар, авырулар өчен аерым палаталарда юыну бүлмәләре, бәдрәфләр, хәтта автомат кер юу машиналарына кадәр бар. Хастаханәнең баш табибы Марат Гатауллин әйтүенчә, бүген биредә пациентны канәгатьләндерерлек барлык шартлар да тудырылган. Бинаның янгын чыкканны кисәтә торган сигнал системасы белән җиһазландырылуы аеруча мөһим.

Ел саен хастаханәдә 8 меңләп пациент дәвалана. Мөрәҗәгать итүчеләр арасында Татарстаннан гына түгел, Мари Элдан килүчеләр дә бар. Клиникага бала тудыру йортыннан да җитлегеп бетмәгән сабыйларны китерәләр.
Капиталь төзекләндерүдән соң, хастаханә ачылышына Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов та килгән иде. Ул башкарылган эшләргә уңай нәтиҗә бирде. Бинаны төзекләндерүгә барлыгы 56 миллион сум акча сарыф ителгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading