16+

Учак яксаң – 4 мең штраф

Татарстанда 15 майга кадәр янгын куркынычсызлыгы режимы игълан ителгән.

Татарстанда 15 майга кадәр янгын куркынычсызлыгы режимы игълан ителгән.

Ягъни бу вакытта ут белән аеруча да сак булу сорала, тиешсез урында учак кабызган, коры чирәмгә ут төрткән, чүп-чарны яккан өчен штраф бәясен икеләтә арттырганнар. Шул рәвешле татарстанлыларга янгын куркынычсызлыгы режимы вакытында кагыйдәләрне бозган өчен 2-4 мең штраф каралган, юридик затларга 400-500 мең штраф яный, вазифа затлары 15-30 мең сум түлиячәк. Бәйрәм араларында республикада бакчачылык ширкәтләрендә, ял итү урыннарында махсус рейдлар узачак. Ел башыннан Татарстанда 909 янгын теркәлгән. Бу былтыргы статистика белән чагыштырганда, 8 процентка азрак. Шулай да янгын китергән корбаннар уйланырга мәҗбүр итә. Быел ел башыннан республикада янгында 89 кеше янып үлгән. Бу исә былтыргыга караганда 23 процентка күбрәк. Сүз уңаеннан, әле шушы көннәрдә генә Яшел Үзәннең Урысбага авылында бер мулла өендә янып үлгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading