16+

Украинада татарстанлы Рәмис Каюмов һәлак булды

Украинада махсус операция барышында Рәмис Каюмов һәлак булды. 1 июнь көнне Татарстанның Бөгелмә районында хәрби белән хушлаштылар.

Украинада махсус операция барышында Рәмис Каюмов һәлак булды. 1 июнь көнне Татарстанның Бөгелмә районында хәрби белән хушлаштылар.

Бу хакта район башлыгы Линар Закиров хәбәр итте. Матәм чарасында ТР хәрби комиссары Сергей Погодин, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, ТР Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов катнашты.

Каюмовның 26 майда дәүләт чиген көчәйтү барышында һәлак булуы билгеле. Хәрбигә 26 яшь булган.

"Батырларча һәлак булган хәрби егетебезнең туган-тумачаларның һәм якыннарның кайгысын уртаклашабыз”, - диде район башлыгы Линар Закиров. Хушлашу һәм матәм митингы Кодаш авылында узды. Рәмиснең балачагы һәм яшьлеге биредә узган, ул биредә мәктәпне тәмамлаган.
Кайгылы вакыйга барлык бөгелмәлеләрне дә берләштерде. Геройны соңгы юлга озатырга туганнары һәм якыннары, дуслары, сыйныфташлары, мәктәп укытучылары җыелган иде.

Рәмис Каюмов үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading