Дәүләт Думасында мәктәп һәм өй өчен ике комплект дәреслекләр кертергә тәкъдим итәләр.
Гаилә комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Епифанова фикеренчә, әлеге тәкъдим кабул ителгән очракта, укучылар авыр портфельләр күтәреп йөрмәячәк, умыртка баганаларына да авырлык килми, дип яза "Русская служба новостей".
Парламентарий Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте киңәшләре турында да искәртә: беренче һәм икенче сыйныфлар өчен портфельнең авырлыгы 1,5 килограмм һәм өлкән сыйныфлар өчен 4 килограммнан артмаска тиеш. Шулай ук Епифанова укучыларның 10 процентында сколиоз күзәтелү турындагы мәгълүматларга да таяна.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар