16+

Универсиада безгә нинди мирас калдырды?

Моннан ун ел элек Казан, Татарстан өчен зур вакыйга булды. 2008 елның 31нче маенда Брюссель шәһәрендә Казан Бөтендөнья җәйге Универсиада уеннарын үткәрү хокукына ия булды.

Моннан ун ел элек Казан, Татарстан өчен зур вакыйга булды. 2008 елның 31нче маенда Брюссель шәһәрендә Казан Бөтендөнья җәйге Универсиада уеннарын үткәрү хокукына ия булды.

Ул Казан тарихында гына түгел, замана Россиясе тарихында беренче зур спорт чарасы иде. Шуң уңайдан бүген без Универсиада мирасын барларга булдык.
 
Транспорт

“Казан” аэропорты заманча, халыкара таләпләргә туры китереп төзекләндерелде.
Аэропорттан егерме минут эчендә тимерюл вокзалына кадәр илтән аэроэкспресс барлыкка килде. Тимер юл вокзалы төзекләндерелде. Шәһәр эчендә 11 күп катлы юл чишелеше барлыкка килде. 40ка якын җәяүлеләр юлы булдырылды.

Медицина

Республика клиник хастаханәсе, Балалар республика клиник хастаханәсе яңартылды. Казанның 7нче хастаханәсе каршындагы ашыгыч медицина үзәге эшли башлады.

Спорт корылмалары

Бөтендөнья студентлар Уенына Казанда 30 яңа спорт корылмасы төзелде. Тенис академиясе, Ишкәкле спорт төрләре үзәге, Көрәш сарае, Су спорты төрләре сарае Европаның иң яхшы спорт үзәкләренең берсе булып тора хәзер. Универсиаданың ачылыш һәм ябылыш чаралары 45 мең кеше сыйдырышлы “Казан Арена” стадионында узды. Ул шулай ук Унивесиада вакытында төзелә башлаган объект.  Әлеге стадион быелгы Дөнья чемпионатында 6 матч кабул итәчәк.

Халыкны спортка җәлеп итү

2008 елда республика халкының 19,1 проценты гына спорт белән шөгыльләнсә, 2018 елда әлеге сан 43,4 процентка җиткән. Мөмкинлекләре чиклеләр арасында спорт белән шөгыльләнүчеләр саны 15 процентка арткан. Бу спорт корылмаларында мөмкинлекләре чиклеләр өчен уңайлы мохит тудыру белән бәйле. Бүген республика студентларының 80 проценты даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә.

Волонтерлык

Ун ел элек нәкъ менә Казанда Россиянең волонтерлар хәрәкәтенә нигез салына. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading