16+

«Ура, авылга»проекты кысасында 1 мең бала ял иткән

Июльдә Татарстанның биш районында «Ура, авылга» проекты гамәлгә ашырылды.

Июльдә Татарстанның биш районында «Ура, авылга» проекты гамәлгә ашырылды.

Беренче хәрәкәте тарафыннан оештырылган атналык бушлай лагерьлар Әлки, Апас, Арча, Балтач һәм Теләче районнарындагы 15 авылда эшләде. 6-17 яшьлек 1000гә якын бала һәм яшүсмер өчен көн саен сәгать 9:00дән 13:00гә кадәр һәм 17:00дән 21:00гә кадәр төрле чаралар уздырылды. 

Лагерьга шушы авыл җирлекләрендә яшәгән яки анда туганнары, дуслары булган балалар һәм яшүсмерләр катнаша алды. Смена барышында туган телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне өйрәнү төрле интерактив форматларда оештырылды: балалар саф һавада татар халык һәм интеллектуаль-күңел ачу уеннарында, экскурсияләрдә, кинокичәләр, районның һәм республиканың кызыклы шәхесләре белән очрашуларда катнашты.

Мәсәлән, хореограф Лилия Бәширова, рәссам Илсөяр Вәлиев, Казан халык кәсепләре техникумы остазы Гөлия Сафина һәм башкалар белән дәресләр үткән. Шулай ук кызыклы мастер-класслар, традицион милли ярышлар, дискотекалар һәм башкалар уздырылган.

Мисал өчен, Әлки районында балалар калфак һәм милли бизәкле агач савыт-саба әзерләргә һәм мендәрләр чигәргә өйрәнгән, Апас районында баянда уйнау күнекмәләрен үзләштергән һәм татар халык җырларын җырлаган, шулай ук җирле чишмәгә туристлык походына барып кайтканнар, Теләче районында “Туган авылым” музей комплексына экскурсия оештырылган, балалар үзләренең шәҗәрәләрен ясаган, коймак пешерү буенча кулинария мастер-классында катнашкан.

Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading