16+

Ураза гаете мөбарәк булсын!

Бүген Җир шарының барча мөэмин-мөселманнары рамазан аеның тәмамлануын - Ураза гаетен бәйрәм итә.

Бүген Җир шарының барча мөэмин-мөселманнары рамазан аеның тәмамлануын - Ураза гаетен бәйрәм итә.

Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм вәгазьләре һәм гает намазы укыла. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татарстанлыларны ураза бәйрәме белән котлады.

"Без рамазан дәвамында уразалар тотып, гөнаһларыбызны кичерүне сорап догалар кылабыз. Рамазан аенда иман белән һәм савапка ирешүгә өмет баглап, ураза тоткан кешенең элеккеге барча гөнаһлары да ярлыканыр, иншАллаһ. Раббыбыз догаларыбызны кабуллардан кылса иде!
Быел безнең җирлектә яшәүчеләргә уразаны 20 сәгатьләп тотарга туры килә. Хәдисләрдән мәгълүм булганча, фәрештәләр ураза тотучыларның гөнаһларын кичерүне сорап догалар кыла. Алла боерса, безнең ураза тотучы мөселманнарга догалар күбрәк тә ирешер, алар бит дөньяның башка җирләрендә яшәүчеләргә караганда уразаны озаграк тота. Монда да Раббыбызның бер хикмәте бар.
Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итсен, үзенең рәхим-шәфкатеннән ташламасын иде. Аллаһ исемен зикер итеп, күңелләребез белән бары Коръәнгә, иманга ашкынып үткән Рамазан ае савапларын күрергә язсын. Рамазан ае мөбарәк булсын!» - дигән юллар бар аның мөрәҗәгатендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading