16+

Урманчыларга 64 машина бирелде

Узган шимбәдә, Урманчылар көне уңаеннан, Салих Сәйдәшев исемендәге концертлар залы каршында үткән тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика урманчыларына 32 «Нива» һәм 32 «УАЗ» машиналарының ачкычларын тапшырды.

Узган шимбәдә, Урманчылар көне уңаеннан, Салих Сәйдәшев исемендәге концертлар залы каршында үткән тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика урманчыларына 32 «Нива» һәм 32 «УАЗ» машиналарының ачкычларын тапшырды.

– Сезне һөнәри бәйрәмегез – Урманчылар көне белән котлыйм. Элегрәк бу урман бистәләре өчен киң колачлы һәм матур бәйрәм иде. Бүген без сезгә эшегез уңышлы барсын өчен менә шундый бүләкләр тапшырабыз, – дип искәртте үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов.

– Татарстанның әлеге бүләге – урманда эшләргә уңайлы булсын өчен саллы өлеш. Россиядә барлык төбәкләр дә урман фондына мондый игътибар күрсәтми, – диде Россия табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик.

Быел Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгына республика Хөкүмәте тарафыннан 140 миллион сум акча бүленгән, ул ведомствоның матди-техник базасын яхшыртуга юнәлдерелгән. Урманчылар үз автопаркларын 2016 елда яңартканнар иде.

Республика Хөкүмәте йортында узган очрашуда Иван Валентик Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка «Россиянең урман байлыкларын саклаган һәм арттырган өчен» билгесен тапшырды. Әлеге очрашуда урманнарны саклау һәм яңарту буенча уртак эшчәнлек хакында сүз барды. Шулай ук урман ресурсларын нәтиҗәле файдалану һәм тармакны модернизацияләү өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре кузгатылды, – дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X