16+

Уңышка ирешүнең 7 СЕРЕ

Әлеге кагыйдәләрне танылган эшмәкәрләр куллана. Сезнең өчен дә файдага булыр.

Әлеге кагыйдәләрне танылган эшмәкәрләр куллана. Сезнең өчен дә файдага булыр.

? Күп эшләгез. Иң беренче беренче адымны ясау, үзегезгә өстәмә шөгыль табу, профессия алыштырудан курыкмагыз.


?Сабыр булыгыз. Нинди дә булса уңышка ирешү өчен бер атна, ай яки ел гына җитми. Уңыш белән уңышсызлыклар алышынып тора, моңа әзер булыгыз.


? Үзегезгә ышаныгыз. Каршылыклар белән көрәшергә өйрәнегез, актив булыгыз, үзегезне кызгана күрмәгез. 


? Бер урында таптанмагыз. Ялгышлыклар эшләсәгез дә алга атлагыз. Хаталарны фаҗига итеп түгел, ә тәҗрибә итеп кабул итегез.


? Үзегезне яратыгыз. Матур, пөхтә киенергә тырышыгыз, бит, чәч һәм кулларыгызны карап йөртегез. Югары даирә кешеләре белән аралашканда үзегезне чит итеп тоймау өчен интеллектыгызны үстерегез, курсларга йөрегез, китаплар укыгыз. 


? Максат куегыз. Эшне максатчан планлаштыру – уңышның нигезе. Гап-гади максатка ирешү дә зур максатларга якынаю өчен стимул булып тора.


? «Миннән булмый!» димәгез! Сез беркемнән дә ким түгел. Үзегезгә ышаныгыз, үзбәягезне үстерү өстендә эшләгез. Бәлки сездә әллә нинди зур талант яшеренеп ятадыр? Кыюрак булыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X