Ике яшьлек баласы вафли ашаганда тыгыла башлагач, әни кеше татлы ризыкта резин кисәкләре барлыгын ачыклаган.
Игътибар белән карасалар, бу кулланылган презерватив кисәге булуы ачыкланган, дип хәбәр итә "Эфир" компаниесе. Хәкимулиннар бу хакта Роспотребнадзор идарәсенә шикаять белдергән. Вафли супермаркеттан сатып алынган булган. Ризыкның Түбән Новгород шәһәрендә чыкканы билгеле. Әлеге вафлине партиясе белән кибет киштәләреннән алдырганнар инде. Тикшерү эшләре бара. Ә әни баласының сәламәтлеге өчен борчыла,саклану чарасын кулланган кеше инфекцияле булмаганмы икән дип шикләнә ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар