Россия Президенты Владимир Путин ватанпәрвәрлекне үстерүне милли идея югарылыгына куйды. «Путеводитель до Берлина» китабы шушы идеягә аваздаш.
Фронтта һәм тылда фашизмны тар-мар итүгә фидакарьләрчә өлеш керткән һәммә кешегә багышланган әлеге китапның автор-туплаучысы - Татарстан Журналистлар берлеге рәисе урынбасары, «Казанские ведомости» газетасы баш редакторы Венера Якупова. Китапны нәшер итүдә «Таттелеком» җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин матди ярдәм күрсәткән.
- 2015 елда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан «Казанские ведомости» газетасында «Әйберләрдә сугыш тарихы» дигән сәхифә башлаган идек. Газета укучылар үзләренең гаиләләрендә истәлек булып саклана торган фронт белән бәйле әйберләр турында язып җибәрделәр. Ил тарихы - гаиләләр тарихы да бит ул, - ди Венера Якупова. - күңел тетрәндергеч язмаларны китап итеп туплап чыгару теләге туды.
Китапның исеменә килгәндә, Венера Якупова:
- Сугыш елларында совет халкы, дошманны үз оясында тар-мар итү өчен, чиксез тырышлыклар куйган. Сугышчылар танкларга «На Берлин!» дип язган. Бу китап - халкыбызның Берлинны яулап алганга кадәр узган авыр юлның юлъязмасы-юлкүрсәткече, - ди.
Тупланмада «Путеводитель до Берлина» дигән хатирә-язма да урын алган. Тәтеш районындагы Малое Сумароково авылыннан япь-яшь кыз Анна Назарова 1945 елда, хат-юлкүрсәткеч буенча, ире янына Германиягә кадәр барып җиткән. Фотодокументлар белән баетылган китаптагы гыйбрәтле язмаларның берсе генә әле бу.
- Көнбатыш илләрендә Икенче Бөтендөнья сугышы тарихын үзгәртеп язарга омтылалар, Америка балалары фашистларны АКШ җиңгән дип саный. Шунлыктан, үзебезнең яшь буынга тарихи дөреслекне янә искәртү бик мөһим. Китапны татар һәм немец телләренә тәрҗемә итүче табылса, бик әйбәт булыр иде. Язмаларда немец халкына кагылышлы хатирәләр дә бар, - ди Венера Якупова.
Автор-туплаучы, китап мәктәпләрдә укучы балаларга ватанпәрвәрлек тәрбияләү дәресләрендә киң кулланылыр, дип өметләнә.
Фото: www.tatar-inform.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар