16+

Вегетариан ана баласын ачтан үтерә язган

Кисловодск шәһәрендә вегетариан ана кызын үлем чигенә җиткергән.

Кисловодск шәһәрендә вегетариан ана кызын үлем чигенә җиткергән.

Ставрополь краенда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Адаменко әйтүенчә, 2018 елда туган сабыйның авырлыгы нормадан ике тапкыр ким. Аны күптән хастаханәгә салу кирәк булса да, әнисе баш тарткан.

Баланың авырлыгы критик күрсәткечләргә җиткәч опека органнары кушылырга мәҗбүр булган. Үзе ит ашамаган вегетариан ана баласына да ит ризыклары ашатмаган. Ә кызын "үзе шундый арык бала" бала дия торган булган.

Гаилә кодексының 7нче мәддәсенә нигезендә, сабыйны баланы гаиләдән алырга туры килгән, дип хәбәр итә Интерфакс.

Хәзер сабыйны балалар дәваханәсенә салганнар. Аннары аны ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган балалар учреждениесенә тапшырачаклар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading