16+

Венера Ихсанованы соңгы юлга озаттылар

Кичә татар журналистикасында күренекле шәхесләрнең берсе Венера Ихсанованы соңгы юлга озаттылар. Мәрхүмә белән хушлашырга теләүчеләр Декабристлар урамы, 115 йортка килгән иде.

Венера Ихсанованы соңгы юлга озаттылар

Кичә татар журналистикасында күренекле шәхесләрнең берсе Венера Ихсанованы соңгы юлга озаттылар. Мәрхүмә белән хушлашырга теләүчеләр Декабристлар урамы, 115 йортка килгән иде.

Күренекле журналист шимбә көнне Казанның 7нче хастаханәсендә 86нчы яшендә дөнья куйган. Туганнары сөйләвенчә, җомга көнне аңа операция ясаганнар. Операциядән соң аңына килгән, тик тромб өзелү нәтиҗәсендә җан биргән. "Палатадан операциягә дә үзем озатып калдым. Мин аңа "әни", ул миңа "кызым" дип эндәште. Килен кайнана туфрагыннан диләр. Без бер-беребезгә охшаган дип тә әйтә иделәр", - ди Венера апа белән бер фатирда яшәгән килене Энҗе ханым.

Венера Ихсанова озак еллар дәвамында элеккеге "Яшь ленинчы" газетасының һәм "Азат хатын" журналының баш мөхәррире булып эшләгән.

Хезмәттәшләре аны үз эшенең чын остасы, ихлас, ачык, тырыш, гел көр күңелле, позитив шәхес буларак бәяләде. Аның белән эшләгән Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, Мәдинә Маликова якты истәлекләре белән уртаклашты. Аның беркем белән дә беркайчан да конфликтка кермәгәнен әйттеләр. Барлык мәсьәләләрне тыныч кына хәл итә белүен билгеләп уздылар.

Роза Туфыйтуллова аның кияү һәм килене белән уртак тел таба белү, җылы мөнәсәбәтләр кора белү осталыгын ассызыклады.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Венера Ихсанова 1933 елның 23 августында туган. Бүген Киндерле зиратында җирләнде. Венера Ихсанованы озату чарасыннан тулы язманы "Интертат" газетасында укый аласыз.

Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading