16+

ВИЧка бушлай тест тапшырырга мөмкин

Иртәгә, 18 сентябрьдә, Татарстанда ВИЧка аноним рәвештә бушлай экспресс - тест бирү Бөтенроссия күләмендәге акция башлана. 2020 елга кадәр һәм алга таба да перспектива белән Россиядә ВИЧ инфекциясенә каршы көрәш дәүләт стратегиясе кысаларында әлеге чараны республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы инде өченче ел уздыра.

Быел исә “ВИЧка тест: Экспедиция” акциясе 12 июньнән 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Мобиль пунктлар Россиянең 30 төбәге аша узачак, барлыгы 120 шәһәрне колачлаячак. Бүген бу мобиль бригадалар безнең шәһәргә дә килеп җитте. Ак төстәге, кызыл киң ленталы автомобильләрне паркларда, сәүдә үзәкләре янында, уку йортлары тирәсендә күрергә мөмкин булачак.  
Үзенең ВИЧ статусын белергә теләгән һәр кеше бушлай, аноним рәвештә тест бирә алачак. Акция Казанда гына түгел, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән шәһәрләрендә дә узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading