16+

Винарис әнисе хакында: "Башымны иңеңә куеп ял итәсе килгән чаклар күп"

Җырчының әнисе вафат булганга 3 ел узган.

Җырчының әнисе вафат булганга 3 ел узган.

Винарис Ильегетнең әнисе вафат булганга 3 ел узган. Җырчы әнисен юксынуын белдереп, социаль челтәрдә пост язган. 

"Әнисез 3 ел узды. Тик сагыну хисе басылмый, басылмаячак та, беләм. 

Утырып сөйләшәсем килгән көннәр ,башымны иңеңә куеп ял итәсе килгән чаклар күп. Кайтарып булмый шул ... Бер сәгатькә генә булса да,бүгенге шатлыгымны уртаклашырга син җитмисең. Мин күреп өлгергәнче үк, син яраткан Лилечка белән без бүген бергә. 

Тыныч йокла Әнием, борчылма.

Ә дусларыма, әйтәсем килгән сүзем: киткәч кайтарып булмый Әнине. Мәңгелек түгел алар . Исән чакларында кадер -хөрмәттә яшәтик үзләрен",- дигән Винарис.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading