16+

Воркутадагы һәлакәттән соң барлык шахталарны да тикшерәләр

Воркутадагы "Северная" шахтасында булган һәлакәттән соң Ростехнадзор биредәге барлык шахталарны да тикшерергә булган.

Воркутадагы "Северная" шахтасында булган һәлакәттән соң Ростехнадзор биредәге барлык шахталарны да тикшерергә булган.

"Тикшерү барышында төп игътибар шахталарның җилләтү системасы эшчәнлегенә, газ режимына, куркынычсызлыкны тикшерү аппаратураларының төзеклегенә биреләчәк", - диелә Ростехнадзорның төбәк бүлеге хәбәрендә.

Исегезгә төшерәбез, 25 февральдә Воркутаның "Северная" шахтасында 748 метр тирәнлектә һәлакәт булды, шахта җимерелде. Якшәмбегә каршы төндә кабат шартлау булды. Һәлакәтләргә китергән сәбәпләрнең берсе буларак метан шартлау ихтималы әйтелә. Һәлакәт аркасында 36 кешенең гомере өзелде.


intertat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading