16+

Яңа ел белән бергә грипп килә

Роспотребнадзор ида­рәсе белгечләре, бу юлы грипп яңа елдан соң килер, дип фаразлыйлар.

Роспотребнадзор ида­рәсе белгечләре, бу юлы грипп яңа елдан соң килер, дип фаразлыйлар.

Россиянең баш санитар табибы Анна Попова әйтүенчә, грипп вирусын эләктерүчеләр саны нәкъ менә шул чорда артырга мөмкин. Быел гриппның «Гонконг» дигән төре килә, диләр. Медицинада бу - гриппның шактый катлаулы, аеруча кечкенә балалар һәм өлкәннәр өчен куркыныч санала торган төре. Шуңа да табиблар гриппка каршы вакцинация ясату ышанычлырак дип саный. Прививканы ясату сентябрьдә үк башланды һәм ноябрь азагына кадәр дәвам итәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading