16+

Яңа ел каникулларында Татарстанга 133 мең турист килгән

Казанга килүче туристларның саны елдан-ел артып бара. Яңа ел каникулларына рсепубликага 85 мең турист килүе көтелә дигәннәр иде, аларның саны исә көткәннән дә артып китте.

Казанга килүче туристларның саны елдан-ел артып бара. Яңа ел каникулларына рсепубликага 85 мең турист килүе көтелә дигәннәр иде, аларның саны исә көткәннән дә артып китте.

Каникулда Татарстанга барысы 133 мең турист килеп киткән. Узган елдагыча, иң күп туристлар булган көннәр - 3-6 гыйнвар. Казан кунакханәләре дә буш тормаган, алар 90 процентка тулган. Туристлар Казанда гына түгел, республиканың башка күренекле урыннарында да булырга өлгергән. Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы 4150 кешене кабул иткән. Бу узган елга караганда ике тапкырга күбрәк. Болгарның үзендә 2925 кеше булган.

Зөя утрау-шәһәрчеге дә туристлардан уңган. 1-10 гыйнвар көннәрендә анда 10133 кеше кунак булган (үткән елны - 8012 кеше).

Алабуга дә туристлар саны белән мактана ала. Алабуга музейлары белән барысы 6620 кеше танышкан. Узган ел белән чагыштырганда, туристларның саны өч тапкырга арткан.
Гомумән, Казан Яңа ел каникулларында ял итү өчен иң кулай шәһәрләр өчлегенә кергән. Travel.ru туристлар сервисы төзегән рейтинг буенча, беренче һәи икенче урында Мәскәү белән Петербург, өченчедә - Казан.

Сүз уңаеннан6 10 ел элек туристлар саны 500 мең кеше булса, биш ел элек - 1 миллион кеше, бүген исә туристлар саны ел ахырына ике миллионнан артып китә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading