16+

“Яңа Гасыр ”каналында апрель - Тукай ае

26 апрель көнне татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тууга 130 ел була. Бу Татарстан Республикасының мәдәнияте һәм җәмгыяте өчен бик зур вакыйга. Габдулла Тукайның иҗаты татар халкының төрле буын кешеләренең йөрәкләрендә мөһим урын алып тора. "Татарстан Яңа Гасыр" каналы да әлеге вакыйгадан читтә калмады, телеканал үзенең тамашачылары өчен берничә...

26 апрель көнне татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тууга 130 ел була. Бу Татарстан Республикасының мәдәнияте һәм җәмгыяте өчен бик зур вакыйга. Габдулла Тукайның иҗаты татар халкының төрле буын кешеләренең йөрәкләрендә мөһим урын алып тора.

"Татарстан Яңа Гасыр" каналы да әлеге вакыйгадан читтә калмады, телеканал үзенең тамашачылары өчен берничә эфир проекты әзерләде.
Атна саен, "Татарлар " тапшыруының кысаларында чыккан рубрикада бөтен дөнья татарлары, ә "Манзара" тапшыруында, казанлылар Тукай шигырьләрен укыячак. 23 апрель көнне "Башваткыч" тапшыруында, Тукайга багышланган, Кушлавыч, Кырлай һәм Казан музейлары хезмәткәрләре көч сынашты.

Шулай ук, "Татарстан-Яңа Гасыр" каналында бөек шагыйрьгә багышланган "Печали и радости Тукаева детства", "Ишеттем мин кичә, берәү җырлый...", "Мин Тукайга киләм...", "Озори мне душу песней", "В поисках поэта" дип исемләнгән документаль фильмнар да күрсәтеләчәк.

Ә 26 апрель 12:00, Муса Җәлил театры алдында, Тукайның туган көненә багышланган чараны "Яңа Гасыр "каналы тамашачылары туры эфирдан карый алачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading