16+

Яңа өйләнешүчеләрне бәхетле гаилә төзергә өйрәтәләр

Казанда яңа өйләнешүчеләр өчен эшли торган Бәхетле гаилә мәктәбен яңа форматта тәкъдим итәләр.

Казанда яңа өйләнешүчеләр өчен эшли торган Бәхетле гаилә мәктәбен яңа форматта тәкъдим итәләр.

Элек әлеге дәресләргә йөрүчеләр психологлар белән генә аралашкан, хәзер исә алар белән торак мәсьәләләре хезмәткәрләре һәм юристлар да очраша. ЗАГС идарәсенең гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Любовь Шәрифуллина сүзләренчә, өйләнешергә карар кылган яшьләр алдында үзләре дә белеп бетермәгән проблемалар килеп баса.

- Тораклы булу өчен бездә нинди программалар эшләп килә, никах килешүе төзергәме - яшьләр белән шул турыда сөйләшәбез. Алар үз­ләрен кызыксындырган сорауларны бирә. Очрашуларга теләп йөриләр, анда яңа өйләнешергә булганнар гына түгел, күптән түгел туйларын уздыручылар да килә. Алар да үзләре өчен кызыклы мәгълүмат алып китә, - дип сөйләде безгә Любовь Шәрифуллина.
Бәхетле гаилә мәктәбе атнага бер тапкыр түләүсез эшли. Яшьләрне сишәмбе көнне «Казан» гаилә үзәгендә, чәршәмбе көнне ЗАГС идарәсенең Идел буе районы бүлекчәсендә көтәләр.

САН
2015 елда Казанда 12,5 меңгә якын пар өйләнешкән, бу, 2014 ел белән чагыштырганда, 3 процентка кимрәк. Шул ук вакытта аерылышучылар саны 7,5 процентка кимегән. Аерылышучыларның саны өйләнешеп биш ел да яшәмәгән парлар арасында күбрәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading