16+

Яхшылыкка һәрвакыт ишекләр ачык

Казанның II лицей-интернат укучылары шундый шигарь белән Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең ишекләрен ачып хәйрия концертына кадәр оештыруга иреште. Чарадан җыелган акчага егетләр 61нче коррекцион мәктәпкә сенсорлы экран алырга ярдәм итәчәк.

Яхшылыкка һәрвакыт ишекләр ачык

Казанның II лицей-интернат укучылары шундый шигарь белән Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең ишекләрен ачып хәйрия концертына кадәр оештыруга иреште. Чарадан җыелган акчага егетләр 61нче коррекцион мәктәпкә сенсорлы экран алырга ярдәм итәчәк.

Лицей хәйрия концертларын инде өченче ел рәттән оештыра. Моңарчы үз уку бинасында гына кайнасалар, хәзер шәһәр күләменә чыгарга булганнар.

Алдагы елларда 200 кешелек залда гына укучылар һәм аларның ата-аналары чыгыш ясый иде. Аннан алган керем дә күп булмады - 23 мең. Быел исә 600 кеше сыйдырышлы залда 200-300 мең тирәсендәге акча җыярбыз дип өметләнәбез. Зур эшкә тотынып, без коррекцион мәктәпкә генә түгел, ә үзебезгә дә яхшылык ясыйбыз. Балаларыбыз мондый чаралар оештырып лидерлыкка өйрәнә. Кечкенәдән хәйрия белән шөгыльләнгән егетләрнең йөрәкләре дә йомшак була, - диде проектның координаторы Илнур Мифтахов.

Укучылар үзләре дә канәгать. Концерт алдыннан булган хәйрия күргәзмәсендә дә һәркем үз осталыгын күрсәтте. Керамика, мастикадан ясалган чәчәкләр, мехенди, оригами, төрле кул эшләнмәләрен очратып булды монда. Остарак теллеләр товарларны мактый-мактый сатып торды. Ата-аналары да балалары үткәргән чарадан читтә калмаган, халык үз иткән тәм-томнар аларның эше.

Хәйрия бик кирәкле эш. Һәр кеше үз гомерендә нинди дә булса яхшылык эшләргә омтылырга тиеш. Без кешеләрне яхшы гамәлләр кылырга өндибез, - ди лицей-интернатның 9нчы сыйныф укучысы Динар Шәйдуллин. Аның сүзләрен дусты Булат Шакиров та тотып ала:

Бумеранг эффекты дигән әйбер бар. Сез кешеләргә бер яхшылык эшләсәгез, ул сезгә икеләтә кайтарыла.

Шунда ук каршыма бер фокусник килеп чыкты да, иллюзия дөньясына алып китте. Никита Старокожко концертка килгән тамашачының күңелен күтәрү өчен махсус фокуслар өйрәнгән икән. Яңа хөнәр үзләштерүенә нибары ике көн.

Сез минем кайсы яклардан икәнемне күз алдына да китерә алмыйсыз, - дип серле елмайды ул. - Иркутск өлкәсенең, Брадск шәһәрендә тудым. Әни белән Казанга күченгәч татар-төрек лицеена укырга керергә булдым. Бу дөньяда иң яхшы уку йорты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading