16+

Якташыбыз МакSим мәхәббәтен тапкан!

Якташыбыз Максимның тормышында куанычлы үзгәрешләр башланган.

Якташыбыз МакSим мәхәббәтен тапкан!

Якташыбыз Максимның тормышында куанычлы үзгәрешләр башланган.

Җырчыдагы үзгәрешне беренче чиратта «Золотой граммофон» премиясе тапшырганда журналистлар сизеп ала. Ник дисәң, соңгы вакытта аның кулында пәйда булган затлы йөзек үзең теләгәндә кибеткә чыгып ала торганнардан гына түгел!

Узган ел ике бала белән ире ташлап китүен Максим бик авыр кичергән иде. Бәхет дигәнең менә күп тә көттермәгән.

«Отдохни!» журналында басылган әңгәмәдә якташыбыз мәхәббәт өлкәсендәге серен чишә. Сөеклесенең кем икәнлеген ачып салмый гына : «Әйе, шәхси тормышымда минем барысы да яхшы. Яраткан кешемнең Яңа ел төнендә, мәшәкатьләре булу сәбәпле, минем яңда була алмавы гына мине борчый. Тик без моны аннан соң чыгырачакбыз!», - дигән МакSим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading